16+

Кышкы чорда эш атнасын кыскартырту тәкъдиме белән чыктылар

Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов кышкы чорда эш атнасын кыскарту тәкъдиме белән чыккан. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов кышкы чорда эш атнасын кыскарту тәкъдиме белән чыккан. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Әйтик, кешеләр бер сәгатькә азрак эшләсен өчен, кышкы чорда, караңгы вакытта эш атнасын киметергә мөмкин», - дигән ул.

Парламентарий үзенең инициативасын кышын кешеләрдә «депрессия күзәтелүе, файдалы эш коэффициенты 0 процент булуы» белән нигезләгән. Аның тәкъдиме гамәлгә ашырылган очракта, файдалы эш коэффициенты 100 процентка җитәчәк, ди Милонов.

Әлеге инициатива хакында һөнәри бергәлек вәкилләре катнашында фикер алышырга кирәк, дип искәртте депутат.


Татар-информ

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading