16+

Кышкы каникулларны ничек файдалы уздырырга? Мәчетләр балалар ялын оештыра

Кышкы каникул көннәрендә Татарстан мәчетләрендә мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары узачак.

Кышкы каникул көннәрендә Татарстан мәчетләрендә мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары узачак.

Оештыручылар 29-нчы декабрьдән алып 11-нче гыйнварга кадәр малайлар һәм кызлар өчен белем алу, күңел ачу программасы әзерләде. Укучылар ислам дине фәннәре (гакыйдә, фикъһе, пәйгамбәрләр тарихы, гарәп теле, Коръән һ.б.) белән танышып кына калмыйча, әдәп-әхлак тәрбиясе алачак, моңа кадәр үзләштергән белемнәрен тирәнәйтәчәк. Дәресләр балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, күп очракта малайлар һәм кызлар өчен аерым үткәрелә. Укудан бушаган арада балалар һәм яшүсмерләр өчен мөхтәсибәт вәкилләре һәм мәчет хезмәткәрләре төрледән-төрле мастер-класслар, иҗади бәйгеләр һәм конкурслар оештыра. Алар үсеп килүче яшь буында туган ил, милләт, нәсел кебек төшенчәләр турында күбрәк белергә ярдәм итәчәк. Быелгы курслар Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын каршылап үткәрелә.

Түбәндәге таблицада Татарстан Республикасы мәчетләрендә рухи-сәламәтләндерү курслары, аларның үтү урыны, вакыты, үткәреләчәк чаралары турында тулы мәгълүмат бирелә. Биредә күрсәтелгән телефоннарга шалтыратып, әти-әниләр балаларның ялын файдалы үткәрү буенча белешә ала.
 

https://dumrt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading