16+

Кытай – Татарстанның иң әһәмиятле хезмәттәше

Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин Казанда Харбин шәһәренең Кытай Коммунистлар партиясе комитеты секретаре Ван Чжаолины кабул итте.

Кытай – Татарстанның иң әһәмиятле хезмәттәше

Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин Казанда Харбин шәһәренең Кытай Коммунистлар партиясе комитеты секретаре Ван Чжаолины кабул итте.

– Кытай – Татарстанның тышкы икътисади эшчәнлегендәге иң әһәмиятле хезмәттәшләренең берсе, – дип әйтеп үтте премьер-министр Алексей Песошин.
Кытай делегациясе Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгында булды. Алар анда төбәкнең инвестицион һәм сәнәгать мөмкинлекләре белән танышты. Казан Ратушасында да очрашу булды. Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Людмила Андреева сөйләгәнчә, меңьеллык Казан Кытайның дүрт шәһәре белән хезмәттәшлек килешүе төзегән. Казан федераль университеты да хезмәттәшлек килешүе кабул иткән. Казан мәктәпләрендә кытай телен өйрәнүгә кызыксыну арткан. 
Ван Чжаоли җавап сүзендә әйткәнчә, ике шәһәрнең уртак төсмерләре бар. Казан – Россия төбәге Татарстанның башкаласы, ә Харбин – Хэйлунцзян провинциясенең административ үзәге. Харбин инде Приморье, Хабаровск крайлары һәм Еврей автоном округы белән хезмәттәшлектә тора. Татарстанның уңай инвестиция климаты кытайлыларда кызыксыну уяткан.
Харбинда 1920 елда 300 мең кеше яшәгән, хәзер халык саны берничә миллион. Харбиндагы мәчет шәһәрнең архитектура һәйкәле булып санала.
Людмила Андреева фикеренчә, Кытай Казан белән икътисад, шәһәр төзелеше, җәмәгатьчелек мохитен төзекләндерү, мәдәният һәм туристлык тармакларында хезмәттәшлек алып бара алыр иде. 

Казанда 1,5 ел элек Кытайның Генераль консуллыгы эшли башлаган, ул да хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итәчәк. Илебездә 2018-2019 еллар Россия–Кытай төбәкара хезмәттәшлек еллары дип игълан ителде.

фото: Answer - Yes

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading