16+

Кытайда бер ир-ат 12 елдан соң гына аңына килгән

Кытайда яшәүче Ван Шубао 2006 елда авиаһәлакәткә очраган.

Кытайда яшәүче Ван Шубао 2006 елда авиаһәлакәткә очраган.

Ул вакытта аңа 36 яшь була. Алган җәрхәтләрдән ул комага китә. Ул вакытта 63 яшендә булган әнисе улын хастаханәдән өйгә алып кайта һәм унике ел буе аны карап тора. Бөтен булган акчасын әни кеше улына тота, бурычка да керә. Бер ай суда гына утырган вакытлары да булган. Тырышлыгы юкка китми, беркөнне Ван Шубао күзләрен ача һәм елмая. Әлегә ул йөри дә, утыра да, сөйләшә дә алмый, әмма әнисе алдагы көндә хәле тагын да яхшырып китәр дигән өмет белән яши.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading