16+

Кытайдан кайта алмаучы туристларга Рөстәм Миңнеханов ярдәм итәм дигән

Казаннан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән Кытайга килгән туристлар Хайнань ярымутравыннан, "ИрАэро” авиакомпаниясе рейслары туктатылу сәбәпле, кайта алмый тора. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграмдагы сәхифәсендә бер төркем туристларның үтеченә җавап бирде.

Туристлар Татарстан Президентының эш кабинетыннан төшергән фотосы янәшәсендә ярдәм сорап хәбәр калдырган.

“Сезнең проблема белән Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм Кытайдагы безнең вәкил шөгыльләнәчәк. Элемтәләр өчен сезнең вәкилнең контактларын языгыз”, - дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Проблеманы хәл итүгә Сергей Иванов кушылган. ”Кайсы кунакханәләрдә яшәвегезне һәм һәр кунакханә координаторы контактын язуыгызны сорыйм”, - дигән ул.

Соңрак “Жемчужная река” ( “Тревел Дизайнерс”) туроператоры Казан туристлары проблемасын тәүлек эчендә хәл итәргә ышандырган.

чыганак - "Татар информ"
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X