16+

Кытайга барабыз да кайтабыз

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова матбугат конференциясендә быел Татарстан делегациясенең инде дүртенче мәртәбә Кытайга киткәнлеген әйтте.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова матбугат конференциясендә быел Татарстан делегациясенең инде дүртенче мәртәбә Кытайга киткәнлеген әйтте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек визит белән Кытай Халык Республикасына килде. Президент бу илнең Гуандун провинциясендәге GAC автомобильләр заводында булды.

– Чаллыда газ двигательле автобуслар һәм мәктәпләр өчен махсус «Школьник» автобуслары җитештерүче буенча уртак предприятие оештыру күздә тотыла. Президент шулай ук Шень-Жень шәһәрендә югары технологияләр күргәзмәсен караячак. Татарстан әлеге күргәзмәдә экспонент буларак катнашмый ягъни республика экспозициясе юк, – диде Лилия Галимова.

Кытай белән Татарстанның сәүдә әйләнеше узган елгыдан 50 процентка арткан, бүгенгә инде 565 миллион долларны тәшкил итә.

Россия Президентының Идел буе федераль округына яңа билгеләнгән тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Татарстанга тәүге мәртәбә килеп киткән. Ул «КАМАЗ» заводын, «Алабуга» үзгә икътисади зонасындагы предприятиеләр белән танышкан.

Казанда үткәрелгән утырышта Игорь Комаров Татарстанда анкологик авыруларның күп булуын искәртеп узган. Лилия Галимова аңлатуынча, санның күп булуы медицина профилактика чараларын җентекле алып барудан килеп чыга икән.

Татарстан киләсе елдан юл төзелешләрен, аварияле тораклардан күчерү эшләрен федераль үзәктән 81 процентка, ә республика бюджетыннан 19 процентка финанслау хисабына башкарырга җыена.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading