16+

Кыйнаган да, талаган да

Казанның ведомстводан тыш сак идарәсе хезмәткәрләре өлкән яшьтәге ирне кыйнап, кулыннан сумкасын өзеп алып качкан 22 яшьлек егетне тоткарлады.

Казанның ведомстводан тыш сак идарәсе хезмәткәрләре өлкән яшьтәге ирне кыйнап, кулыннан сумкасын өзеп алып качкан 22 яшьлек егетне тоткарлады.

Иртәнге сәгатьләрдә “Кол Гали урамы” автобус тукталышында торган иргә һөҗүм иткәннәр. Зыян күрүче сөйләвенә караганда, таныш булмаган егет якынлашып, башы белән аның йөзенә китереп бәрә дә, ир егылгач, кулыннан сумкасын тартып алып йөгерә. Тиз генә хушына килә алган зыян күрүче, 13 мең сумлык малын югалтасы килмичә, җәберләүченең артыннан куып, үз әйберләрен тартып ала белгән.

Хокук саклау органнарына шалтыратып, бу хәл турында хәбәр иткән ул. Гариза буенча килгән ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре, хокук бозучының билгеләрен ачыклап, эзләргә керешә. Салмачы бистәсе ягында машина туктатып, инде утырып китәргә әзерләнгән әлеге егетне күреп алалар. Хокук бозучы шул урында ук тоткарланып, полициягә тапшырылды.

Җинаять Кодексының 161нче “Талау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading