16+

Кыз баланың гомере хастаханәдә операция өстәлендә өзелгән

16 март көнне Мәскәүдә стоматология һәм теш казнасы һәм бит хирургиясенең үзәк фәнни институтында Әлмәттән 8 яшьлек кыз үлгән. Мәскәүгә ул әти-әнисе белән операциягә килгән.

16 март көнне Мәскәүдә стоматология һәм теш казнасы һәм бит хирургиясенең үзәк фәнни институтында Әлмәттән 8 яшьлек кыз үлгән. Мәскәүгә ул әти-әнисе белән операциягә килгән.

Кызчыкның тумыштан ук колак кабырчыгы булмаган. Хирурглар кабыргалы кимерчәкләр ярдәмендә баланың колагын торгызырга карар кылган. Операция уңышлы узган, ләкин җөйләр салынгач, кызның йөрәге тибүдән туктаган.
Табиблар баланы аңына китерергә тырышып карыйлар, әмма юкка була. mk.ru хәбәр иткәнчә, кызның анестезиягә аллергиясе булган. 
Бала үлеме факты буенча башкаланың хокук саклау органнары тикшерү үткәрә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading