16+

Кызамык: өч айда бер елны уздырганбыз

1 гыйнвардан Татарстанда 155 кызамык очрагы теркәлгән. Инде хәзер үк бу күрсәткеч узган ел буена теркәлгәннән артып киткән.

1 гыйнвардан Татарстанда 155 кызамык очрагы теркәлгән. Инде хәзер үк бу күрсәткеч узган ел буена теркәлгәннән артып киткән.

2023 елның 12 аенда республикада 146 очрак теркәлгән булган. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.Аның сүзләренчә, кызамык йоктыручылар арта бара. Авырып китүчеләр арасында 95 проценты бөтенләй вакцинацияләнмәгән яки прививканың берсен генә ясаткан.

Кызамык белән чирләүчеләр белән элемтәдә булганнарга табиблар тиз арада вакцинацияләнергә киңәш итә. Контактта булган 2 меңгә якын кешегә шул рәвешле прививка ясаган, бу авыруны йоктырырга мөмкин булганнарның 80 проценты.

Гомумән алганда, Татарстанда эпидемиологик вәзгыять тотрыклы дип бәяләнә. Грипп һәм ОРВИ белән авыручылар кимүгә таба бара. 2024 елның 12нче атнасында 12 205 кешегә шушы диагнозлар куелган, эпидемик чиктән бу 48 процентка түбәнрәк. Алай да Любовь Авдонина кисәтү чараларын үтәүдән баш тартмаска киңәш итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading