16+

Кызлар аркасында ватык шешә белән сугышканнар

Яр Чаллыда чираттагы канлы бәрелеш булган.

Яр Чаллыда чираттагы канлы бәрелеш булган.

Берничә яшь егет 59 нчы комплекстагы йортларның берсенең ишегалдында кызлар аркасында канга батып сугышкан. Бу хәл бүген иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә килеп чыккан.

Күрше йортларда яшәүчеләр әлеге гауганы видеога төшереп, социаль челтәрләргә урнаштырганнар. Кадрларда ике егетнең көндәшләрен кыйнаулары күренә. Һөҗүм итүчеләр аяклары белән аның башына һәм тәненә типкәли. Кыз егетне якларга тырыша. Соңрак низаг сүз талашына күчә. Һөҗүм итүчеләрнең берсе коралга охшаган әйбер чыгара, аннары башкисәр кулына ватылган шешә алып, шуның белән селтәнә башлый...

Хәзер булган хәлләрне хокук саклау органнары тикшерә, талашта катнашучыларның шәһесләре ачыклана. 

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X