Кулга көненә ике тапкыр крем сылагыз. Скрабны кул астындагы әйберләрдән дә ясарга була. Каһвә куесына крем яки сыек сабын салып болгатыгыз. Йә булмаса, зәйтүн маена тоз салыгыз.
Бакчада эшләгәннән соң, кул тиресе кытыршылана, кибә, тырнак арасына пычрак керә. Кулларыгыз һәрвакыт нәфис булып калсын өчен, перчатка киеп эшләгез. Ул кулны пычрактан гына түгел, кояш һәм җилдән дә саклый.
Тырнак астына пычрак кермәсен өчен, сабынны "тырнагыз". Бакчада эшләп кергәч, юасы гына кала.
Кулга көненә ике тапкыр крем сылагыз. Скрабны кул астындагы әйберләрдән дә ясарга була. Каһвә куесына крем яки сыек сабын салып болгатыгыз. Йә булмаса, зәйтүн маена тоз салыгыз.
Куллар каралса, суга сода, сабын һәм сөт салып эретегез һәм кулларны 15 минут шунда тыгып торыгыз (1 литр җылы суга 2 чәй кашыгы сода, 2 аш кашыгы сөт, бераз гына сабын).
Дымлы кулга зәйтүн маена әз генә тоз салынган катнашманы ышкыгыз. Ун минуттан лимон кисәге белән чистартыгыз. Аннары су белән юып, майлы крем сылагыз. Кулыгыз бик каралган булса, 10 гр нашатырьга 100 гр 3 процентлы водород перекисе һәм савыт-саба юа торган сыекча салыгыз да, кулыгызны шул катнашмада 5 минут тотыгыз.
Кул тиресе кипсә һәм кытыршыланса, җылы бәрәңге боламыгы сылап куегыз.
Фото: https://pixabay.com/ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар