16+

Кызларга да повестка килә башлаган

Һөнәре буенча кыз техник-коткаручы.

Һөнәре буенча кыз техник-коткаручы.

Менделеевскида яшәүче 22 яшьлек кызга хәрби комиссариаттан повестка килгән. Ул үзе дәүләт хезмәтләре Порталы аша «ирекле» буларак заявка җибәргән. һәм, ниһаять, 7 октябрьдә хәрби комиссариатка килергә дигән җавап алган.

Кыз техник-коткаручы белемен алган, Ижауда «гадәттән тыш хәлләрдә коткару белгечлеге» буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәт көллиятен тәмамлаган. Хәрби бурычлы.

Мәскәүдә ул коткаручы сыйфатында практика узган, юл-транспорт һәлакәтләре вакытында ярдәм итүдә, ишекләрне ачуда катнашкан. Хәзер ул сәнәгать альпинисты һәм әлеге белгечлек буенча инструктор булып эшли. Шулай ук Чаллыдагы «КАМАЗ» объектларында да альпинист булып эшләгән.

"Чакырылсам, мин барырга әзер. Әлбәттә, бераз куркыта», - дигән кыз. Менделеевскида яшәүче кыз әлегә кияүдә түгел. Киләсе елга югары белем алырга – ОБЖ укытучысы булырга хыяллана.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading