16+

Кызны кер юу машинасы харап иткән

"Бәла аяк астында" ди шул халык.

"Бәла аяк астында" ди шул халык.

20 яшьлек Айгөл үзен кер юу машинасы һәлак итәр дип башына да китермәгәндер.

Коммуналь фатирның бер бүлмәсендә Айгөл апасы белән яшәгән, маникюр мастеры булып эшләгән. «Самсунг» маркалы кер юу машинасын алар апасы белән интернет аша кулдан сатып алган булалар. Башта машина бик яхшы эшли, тик менә җәй ахырында аңа тотынганда, кулларны ток чеметтереп алуы сизелә башлый. Хатын-кызлар мастерга мөрәҗәгать итә. Аны да шул әлеге дә баягы интернеттан табалар.

Мастер машинаны карый, көйли һәм хәзер сәгать кебек эшләячәк, дип ышандыра. Ул киткәннән соң, Айгөл аш бүлмәсен җыештыра башлый. Кер юу машинасы астында торган келәмчекне тигезләп куйыйм дип, машинага тотына, ә ул бу вакытта розеткага тоташтырылган була. Кызны ток суга, ул шунда ук җан бирә. Әлеге фаҗига Мәскәүдә шушы көннәрдә теркәлгән. 

Үз эшенең чын остасы булган мастер килсә, бу яшь гомер өзелмәгән булыр иде дә бит. Тик, кызганычка каршы, алдакчылар үрчегән заманда яшибез. Теләсә кемгә ышанырга ашыкмасак иде.

Чыганак: Кызыл таң

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызганыч,бигрэк укенечле улем ,яшь бит эле ул

    Мөһим

    loading