16+

«Кызыклы уенга әзерләнәбез»

«Рубин» футболчылары җитди имтиханга әзерләнә: 21 сентябрьдә Казан командасын илнең гамәлдәге чемпионы «Зенит» клубы белән очрашу көтә. Кичә «Рубин» матбугат вәкилләре өчен ачык күнегүләр уздырды.

«Рубин» футболчылары җитди имтиханга әзерләнә: 21 сентябрьдә Казан командасын илнең гамәлдәге чемпионы «Зенит» клубы белән очрашу көтә. Кичә «Рубин» матбугат вәкилләре өчен ачык күнегүләр уздырды.

«Зенит»ның көчен чамалап, чемпион командага оттыру да оят түгел, дип фикер йөртүчеләрдә хаклык булса да, Казан клубының рәттән дүрт уенда җиңелүе турнир таблицасындагы урынына җитди тәэсир итәчәк.  Әлеге матчта оттыру «Рубин»ны турнир таблицасында төпкә тәгәрәтергә мөмкин – 10нчы баскычка урнашкан команданың үкчәсенә берьюлы 3 көндәш басып килә.

– Финанс шартларыннан һәм үзләре чыгыш ясаган турнирлардан чыгып, «Зенит» бик яхшы составка ия, – дип бәя бирде алдагы матч көндәшенә «Рубин»ның тренеры Роман Шаронов. – Шуңа да кызыклы матчка әзерләнәбез.

Остаз сүзләренчә, «Рубин»ның үз әзерлек процессы: «Зенит» буенча мәгълүмат туплана, үткәрелгән күнегүләр буенча анализ ясала. Шул ук вакытта соңгы өч уенда җиңелү дә тынгылык бирмәскә мөмкин. Әмма команданың тренерлар штабы ул уеннарны бик үк уңышсызлар рәтенә кертми икән.

– Таблодагы исәпкә карасак, дөрестән дә, соңгы өч уенны уңышсызлар рәтенә кертергә мөмкин, – ди Шаронов. – Иң мөһиме: без үз философиябездән тайпылмадык. Шулай ук шөгыльләнәбез, шул ук эшне башкарабыз. Бу – футболның бер өлеше, җиңү өчен җитешсезлекләрдән котылырга кирәк.

Тагын бер мөһим факт игътибарга лаек – «Рубин» командасы «Зенит» белән уенга югалтуларсыз диярлек килә. Сильвие Бегичның имгәнүен исәпкә алмаганда, футболчылар уенга әзер, ди остаз. Ә «Зенит» составында үзгәрешләр булырга мөмкин – Чемпионнар лигасының «Лион»га каршы старт уенында (1:1) «Зенит»ның иран футболчысы Сердар Азмун имгәнде һәм «Рубин» белән уйный алмаска да мөмкин, ди. Монысы безнең файдага: футболчылар арасында элек уйнаган командасына гол кертергә омтылу гадәте бар. Ә Азмун ул «үзебезнең егет».
«Зенит» – «Рубин» матчы кичке сәгать 7дә башлана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading