16+

"Кызыл" зонада дәваланучылар, төрмәдә утыручылар сайлауда катнаша аламы?

Татарстанда вакытлыча 46 ябык сайлау участогы эшли.

Татарстанда вакытлыча 46 ябык сайлау участогы эшли.

 Алар үзәк район хастаханәләрендә (шул исәптән “кызыл” зоналарда), психиатрия хастаханәләрендә, тикшерү изоляторларында урнашкан.

“Әгәр авыру яки шунда эшләүче табиблар сайлауларда катнашырга теләк белдерсә, алар өчен мондый мөмкинлек бирелә. Әлбәттә, авыруның хәле авыр булса, яки ул реанимациядә ятса, сүз дә юк, анда сайлау кайгысы булмаячак”, - диде Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская.

Аның сүзләренчә, тикшерү изоляторларында биш сайлау участогы булдырылган. “Бүгенге көндә тикшерү изоляторларында 2200дән артык кеше утыра. Араларында хөкем карары чыгарылганнары да бар. Димәк, аларның сайлау хокукы юк. Калган 1748 кеше сайлауда катнаша ала”, - диде Сәрия Сабурская.

Моннан тыш, өй арестында булганнар да сайлауда катнашу хокукына ия. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading