16+

Күзне каплаган килеш концерт карарга чакыралар

Иртәгә Кариев театрында Саха Республикасының дәүләт эстрада театры үзенчәлекле концерт куя. Аның үзенчәлеге шунда: тамашачы концертны күзләре бәйләнгән килеш карарга тиеш була.

Иртәгә Кариев театрында Саха Республикасының дәүләт эстрада театры үзенчәлекле концерт куя. Аның үзенчәлеге шунда: тамашачы концертны күзләре бәйләнгән килеш карарга тиеш була.

“Я вижу сердцем. Моя Якутия” дип аталган тифлоконцертта эстрада җырлары белән бергә халык җырлары башкарылачак, милли уен корал хомус тавышын ишетеп булачак. Шул рәвешле җырчыны күрмичә генә, тавышлар ярдәмендә алар образларны үзләре тудырачак. Күз белән күрмичә дә, йөрәк белән кабул итеп була, ди оештыручылар. 
Инклюзив программаларны оештыручы Гөлүсә Закирова сүзләренчә, бу бөтенләй яңа жанр.  
–    Бу концертны күзләре күрмәүчеләр өчен генә түгел, гомумән бөтен кешегә дә күрсәтәсе килү теләге бар иде. Шушы көннәрдә Казанда “Нәүрүз” фестивале уза. Якутиядәге коллегаларыбызның да килү форсатыннан файдаланып, тифлоконцертны үз тамашачыларыбызга да тәкъдим итәргә булдык, – дип сөйләде ул журналистларга.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading