16+

«Лаеш» кошчылык фабрикасын ни көтә?

Быел язын Лаеш районындагы «Лаеш» кошчылык фабрикасында кош гриппы табылган иде. Шунлыктан кошчылык комплексы да ябылды. Киләчәктә аны нинди язмыш көтә икән? Шул хакта беләсебез килә иде.

Илнур Абитов, Лаеш.

Татарстанның премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, әлеге вакытта комплекста карантин чаралары төгәлләнеп килә.
- Бер проблема бар: терлек һәм кошка дигән 1,2 мең тонна бөртеклеләр запасы белән нишләргә? Без фабриканы шул ук милекче яки яңасы белән эшләтеп җибәрергә уйлыйбыз. Фабриканың куәтен арттыру буенча потенциаль инвестор белән сөйләшүләр алып барыла, - диде министр.

Фото: Islam-Today.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading