16+

Лаеш районы мәктәбендә рюкзакка ут кабу сәбәпле, 740 кеше эвакуацияләнгән

Лаеш районындагы мәктәпләрнең берсендә 740 баланы эвакуацияләргә туры килгән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итте.

Лаеш районындагы мәктәпләрнең берсендә 740 баланы эвакуацияләргә туры килгән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген иртән Столбище авылында янгын сигнализациясе эшли башлый. 119нчы янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре тиз арада килеп җиткәннәр.

Гардеробта балалар рюкзагына ут капканлыгы ачыкланган. Янгын сүндерелгән, зыян күрүчеләр юк.

Хәзер белгечләр ни өчен рюкзакка ут капканлыгын ачыклый. Фаразлар буенча, янгын чыгуга портатив аккумуляторның үзлегеннән янып китүе сәбәпче булырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading