16+

Лаеш районында - яңа имам-мөхтәсиб

9 ноябрьдә Лаеш мөхтәсибәтендә район имамнары җыелышы узды.

9 ноябрьдә Лаеш мөхтәсибәтендә район имамнары җыелышы узды.

Лаешта имам-мөхтәсиб итеп моңарчы Нурлат районында имам-мөхтәсиб булып хезмәт иткән Наил хәзрәт Әбелханов билгеләнде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге чара Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, республиканың көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров җитәкчелегендә үтте. Утырышта катнашучылардан шулай ук Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов бар иде.

Утырышны ачып җибәреп, Равил хәзрәт Зөфәров барлык җыелган халыкны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде, нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Алга таба Равил хәзрәт көн тәртибендә Лаешта имам-мөхтәсибне сайлау мәсьләсен искә алды һәм моңарчы Нурлат районында имам-мөхтәсиб булып хезмәт иткән Наил хәзрәт Әбелханов кандидатурасын тәкъдим итте.

Район имамнары яңа мөхтәсиб кандидатурасы өчен бердәм тавыш бирде. Аннан соң Равил хәзрәт Зөфәров Наил хәзрәткә Лаеш мөхтәсибе булып эшләргә мөмкинлек бирә торган Шәһадәтнамә тапшырды.

Наил хәзрәт татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә иркен аралаша. Өйләнгән, өч баласы бар, диелә хәбәрдә.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading