16+

Лаеш районындагы юл һәлакәтендә фельдшер һәлак булган ( +видео)

25 ноябрь көнне Лаеш районында көндезге 11ләр тирәсендә юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.

25 ноябрь көнне Лаеш районында көндезге 11ләр тирәсендә юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.

Лаеш борылышы янындагы бензин салу станциясе янында Тойота чит ил машинасы белән "Ашыгыч ярдәм" каретасы бәрелешкән.

Авариядә җиңел машинада утырган ике кеше зыян күргән. "Ашыгыч ярдәм" машинасында ана белән бала булган, аларга зыян килмәгән.

Соңрак мәгьлүм булганча, әлеге юл һәлакәтендә төрле тән җәрәхәтләре алган фельдшер соңрак Лаеш районы үзәк хастаханәсендә җан биргән.
Тикшерү бара. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X