16+

Лагерьда бер баланың гомере өзелгән

Бөре шәһәренең “Чайка” лагерында фаҗига булган.

Бөре шәһәренең “Чайка” лагерында фаҗига булган.

Волонтер булган өч үсмер лагерьда волейбол сеткасы куярга булганнар. Эш барышында үсмерләрнең берсе ныгыту штырен тартып чыгарган һәм алты метрлы флагштокның металл торбасы аның өстенә ауган. Алынган җәрәхәтләрдән ул ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үк үлгән.
Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Фаразлар буенча, сетканы куйган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлмәгән. Лагерь җитәкчелегенә дә бала үлеме белән бәйле рәвештә җавап тотарга туры киләчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading