16+

Һәлакәт: автоледи фурага килеп кергән

Табиблар кызга баш сөяге-баш мие җәрәхәте һәм бот сөяге сыну диагнозы куя.

Һәлакәт: автоледи фурага килеп кергән

Табиблар кызга баш сөяге-баш мие җәрәхәте һәм бот сөяге сыну диагнозы куя.

Татарстанда трассада тәгәрмәче шартлаган чит ил машинасы автовозга килеп бәрелгән. Бу хакта фаҗига урыныннан «Татар-информ»га үз чыганагы хәбәр иткән.

Авария Алабуга-Ижау трассасында булган. «Фольксваген» йөртүчесе сүзләренчә, автомобильнең тәгәрмәче шартлаган, машина каршы як полосага чыккан һәм шунда фура белән маңгайга-маңгай бәрелешкән.

Авария нәтиҗәсендә автоледи машинасында кысылып калган. Зыян күргән кызга ярдәм итү өчен 6 нчы эзләү-коткару отряды хезмәткәрләрен чакырганнар. Аны автомобильдән чыгарганнар һәм табибларга тапшырганнар. Табиблар кызга баш сөяге-баш мие җәрәхәте һәм бот сөяге сыну диагнозы куя.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading