16+

Һәлакәткә очраган Boeing очкычында 157 кешенең гомере өзелгән: алар арасында Россия кешеләре дә бар

Ethiopian Airlines авиакомпаниясенең һәлакәткә очраган очкычында Россиянең 3 гражданы булган.

Ethiopian Airlines авиакомпаниясенең һәлакәткә очраган очкычында Россиянең 3 гражданы булган.

Аларның шәхесләре ачыкланган: Александра Полякова, Александр Поляков, Сергей Вяликов. «Сбербанк Лизинг» компаниясендә эшләгән ирле-хатынлы Поляковлар Африкага ял итәргә киткән булган.

Һәлак булганнарның туганнарына тиешле бөтен ярдәм күрсәтеләчәк.Пассажирлар арасында 35 илнең гражданнары булган. Фаҗиганең сәбәпләре әлегә билгесез. «Боинг-737» лайнеры дүрт кенә ай очарга өлгергән.

Самолет Эфиопиянең Дэбрэ-Зэйт шәһәреннән ерак түгел һәлакәткә очрый, анда 149 пассажир һәм 8 экипаж әгъзасының гомере өзелгән.

Россиянең Эфиопиядәге вәкиллеге һәлакәт корбаннарының якыннарына ярдәм күрсәтергә әзер, дип яза Вести. vesti.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading