16+

Һәлакәткә очраган вертолет пилоты һәлак булган...

Икенче кешенең дә хәле авыр дип бәяләнә.

Икенче кешенең дә хәле авыр дип бәяләнә.

Кичә Удмуртиядә Ми-2 вертолеты һәлакәткә очрады. Борттагы ике кешенең берсе һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте. Якынча версия буенча, вертолет кар өермәсенә очраган, аннары егылып төшкән.

Һава торышы начар булу сәбәпле, коткаручылар эше катлаулана. Биредә хәзер көчле салкыннар тора. Пилот белән пассажир салонда кысылып калган булган. Аларны алып, табибларга тапшыралар. Ләкин пилот үлә. Икенче кешенең дә хәле авыр дип бәяләнә. Бу ир-атлар салкында сигез сәгать ярдәм көтә, диелә хәбәрдә.

«Татар-информ» белешмәсе буенча, вертолет Казан авиапредприятиесенеке, ул көндезге уникедә Ижевск аэродромыннан чыккан. Нефть үткәргеч тирәләрен әйләнеп узарга тиеш булган.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading