16+

«Land Cruiser автомобиле оттыгыз» дигәнгә ышанмагыз

Чувашиядә Чабаксарда яшәүче 43 яшьлек бер ир-атка «Land Cruiser автомобилен оттыгыз», дигән хәбәр килгән.

Чувашиядә Чабаксарда яшәүче 43 яшьлек бер ир-атка «Land Cruiser автомобилен оттыгыз», дигән хәбәр килгән.

Имеш, бу кеше лотереяда машина откан, үзенең җиңүче икәнлеген сайттагы исемлектән дә тикшерә ала. Ир-ат үзен исемлектән тапкач, шикләнмәгән дә, машина урынына 6 миллион сум акча алырга булган. Мошенниклар аңа моның өчен 80 мең сум комиссия күчерергә кирәклеген әйткәннәр. Нәтиҗәдә, ир-ат «комиссия»не дә күчергән, машинасыз, акчасыз да калган. Әлегә мошенникларның кем икәнлекләрен ачыклый алмаганнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading