16+

Ландыш Нигъмәтҗанова бала көтә?

Танылган җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова кичә социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә урнаштырган фотосы язылучылары арасында зур кызыксыну уятты.

Ландыш Нигъмәтҗанова бала көтә?

Танылган җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова кичә социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә урнаштырган фотосы язылучылары арасында зур кызыксыну уятты.

Спорт костюмыннан төшкән Ландышшка  күбесе “Сез бала көтәсезме әллә?” дип сораулар яудырды. Дөрестән дә, җырчыга карасаң, бераз түгәрәкләнеп киткән кебек. Икенче яктан, ике айга якын үзчикләүләр вакытында кайсыбыз гына “түгәрәкләнмәде” икән?

Сорауларны Ландыш җавапсыз калдырган. Ни генә булмасын, җырчы гаиләсенә сәламәтлек теләп калабыз.

Сүз уңаеннан, Ландыш Фәрит Таишев белән ике ул һәм бер кыз тәрбияли.

 

Фото: җырчының социаль челтәрендәге шәхси сәхифәсеннән алынды

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading