16+

Лавров: Украина Президентының нeйтральлелек турында сөйләве ялган

Владимир Зеленский алдалый, ди Россиянең чит илләр министры Сергей Лавров.

Владимир Зеленский алдалый, ди Россиянең чит илләр министры Сергей Лавров.

Украина Президенты Владимир Зеленскийның Украинаның нейтраль статусы хакында сөйләшергә телим диюе ялган, ди Россия чит илләр министры Сергей Лавров. Бу хакта министрга сылтама белән "РИА Новости" яза. 

"Президент Зеленскийның куллан ычкындырган мөмкинлекләре билгеле. Авырткан баштан сәламәтенә аударырга кирәкми",- ди министр. 

Ул шулай ук Украинаның демилитаризациясенән соң сөйләшергә мөмкин булачагын да искәртте. 

Билгеле булганча, 24 февраль көнне Владимир Путин Россия халкына мөрәҗәгать белән чыкты һәм Украинада махсус хәрби операция уздырылачагын әйтте. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading