16+

Әлегә яңа чикләүләр кертү планлаштырылмый,

Татарстанда коронавирус аркасында яңа чикләүләр кертергә планлаштырмыйлар.

Татарстанда коронавирус аркасында яңа чикләүләр кертергә планлаштырмыйлар.

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина матбугат конференциясе вакытында әлегә яңа чикләүләр кертү планлаштырылмый, дип белдерде.

"Прививка кадатканнар арасында коллектив иммунитет дәрәҗәсе әле җитәрлек түгел, ә авырып китәргә мөмкин булган затлар саны әле шактый. Бу бомба белән тиң, саклансак - шартламаячак, тиешле чаралар күрмәсәк - шартлагыч дулкынның барлыкка булуын көт тә тор. Авырмаганнар, чирләгәннәр һәм инде иммунитетын югалтканнар. Шул сәбәпле куркыныч саклана һәм без чикләүләрне бетермәдек ", - диде Авдонина.

Бүгенге көндә Татарстанда вәзгыять тотрыклы һәм контрольдә, дип билгеләп үтте спикер. Шулай ук республика халкының актив гражданлык позициясен күрсәтүенә һәм максималь рәвештә вакцина кадатачагына ышаныч белдерде. Шул вакытта яңа чикләүләр кертергә туры килмәячәк.

"Чикләүләр чирләп китәргә мөмкин булган күп санлы затлар аркасында кертелә. Шуңа күрә халыкның прививка ясавына басым ясыйбыз, вакцинациянең барлык мөмкин булган чаралары бүгенге көнгә билгеле, профилактика чаралары дәрәҗәсе җитәрлек, шуңа күрә ниндидер өстәмә чикләүләр кертү планлаштырылмый, - дип аңлатты Авдонина. Ләкин без моны кире какмыйбыз, әгәр дә вәзгыять уңай булмаса, прививка ясатучылар саны артмавын күрсәк, ул вакытта, бәлки, ниндидер чикләү чаралары кертелергә мөмкин ".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading