16+

Легендар “Москвич” кире кайта

Мәскәүдәге Renault заводы ябыла. Шуңа күрә шәһәр хакимияте заводны үз балансына алырга һәм анда “Москвич” тарихи бренды астында җиңел машиналар чыгаруны яңадан торгызырга карар кылган.

Мәскәүдәге Renault заводы ябыла. Шуңа күрә шәһәр хакимияте заводны үз балансына алырга һәм анда “Москвич” тарихи бренды астында җиңел машиналар чыгаруны яңадан торгызырга карар кылган.

Төп технологик партнеры безнең “КАМАЗ” булачак. 
Мәскәү мэры Сергей Собянин “КАМАЗ” һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының хәзерге вакытта кирәкле детальләр җитештерүне локальләштерү өстендә эшләүләре турында да хәбәр итә.

Renault заводы хезмәткәрләренә килгәндә, шәһәр хакимияте коллективның зур өлешен саклап калырга вәгъдә бирә.
Волгоград проспектындагы Автозавод бай тарихка ия. Моннан 100 ел чамасы элек ул Ford автомобильләрен чыгара башлаган. Дистәләгән еллар дәвамында анда легендар совет “Москвич”лары җитештерелә. 1998 елдан завод Renault белән хезмәттәшлек итә башлый, һәм аның конвейерыннан Logan төшә. 
Сергей Собянин фикеренчә, 2022 елда бу предприятиедә “Москвич” тарихындагы яңа бит ачылачак.

Яңартылган брендның беренче моделе нинди булачагы да мәгълүм. Бу модель француз платформасы базасында булдырылыр һәм күп өлеше Renault Captur белән уртак булыр дип көтелә. Хәзерге вакытта кроссоверның бәя диапазонына кагылышлы конкрет детальләр юк.

“Шәһри Чаллы” хәбәр иткәнчә, әлеге хәбәргә карата «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятенең матбугат хезмәте җитәкчесе Олег Афанасьев аңлатма биргән. “Без Мәскәү мэрының карарын хуплыйбыз. Бу карар илдә автомобиль төзелешенең фәнни-техник һәм кадрлар потенциалын саклап калырга һәм үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге вакытта технологик хезмәттәшлек мәсьәләләре фикер алышу стадиясендә. Алар хәл ителгәч, без рәсми рәвештә хәбәр итәчәкбез», – дигән ул.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X