16+

Үлем белән кайда сатуларын хәбәр ит!

Ноябрьнең икенче яртысында, наркотикларны кисәтү максатында, «Үлем белән кайда сатуларын хәбәр ит!» һәм «Россия балалары» дигән акцияләр старт ала.

Ноябрьнең икенче яртысында, наркотикларны кисәтү максатында, «Үлем белән кайда сатуларын хәбәр ит!» һәм «Россия балалары» дигән акцияләр старт ала.

Бу уңайдан, наркотикларның канунсыз әйләнешен ачыклау өчен, «кайнар элемтә» номерлары эшләячәк. «Россия балалары» чарасы кысаларында исә үсмерләр өчен конкурслар, викториналар уздырылачак.

Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы наркоманияне кисәтү өлкәсендә зур эш алып бара. Быелгы нәтиҗәләр буенча, бүген канунсыз наркотик әйләнеше буенча 8 меңнән артык операция башкарылган. Барлыгы 500 килограмман артык наркотик матдә кулланыштан алынган. Тикшерүләр күрсәткәнчә, беренче тапкыр наркотикны үсмерләр 15-18 яшьтә кулланып карый икән. Кызганыч, бүген психотроп матдәләр, синтетик наркотикларның яңа төрләре барлыкка килә. Яшьләрнең аларны кәефне күтәрер өчен генә кулланыла торган зыянсыз матдәләр дип уйлавы – иң куркынычы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading