16+

Үлем социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә сагалаган

Буратиядә “Ышаныч” социаль ярдәм күрсәтү үзәге ишек төбендә бер хатын катып үлгән.

Буратиядә “Ышаныч” социаль ярдәм күрсәтү үзәге ишек төбендә бер хатын катып үлгән.

Әлеге хәл төнлә килеп чыккан, дип хәбәр итә төбәкнең Социаль яклау министрлыгы сайтында. Хатын-кыз урамга тәмәке тартырга чыккан булган, тик тартыр өчен махсус билгеләнгән урынга төп чыгу юлын түгел, ә запас юлны сайлаган.

– Янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча, янгын баскычы ишекләре йозакка бикләнелми. Сак агентлыгы хезмәткәрләре ул төнне учреждениене карап әйләнеп чыкмаган, шулай ук күзәтү камераларына да мониторинг ясамаган, - диелә хәбәрдә.   

Әлеге вакытта бу эш буенча тикшерү бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading