МФЦның бер яңалыгы: Бөек Ватан сугышы ветераннары - ”Үлемсез полк” исемлек-реестры төзелә һәм шул юнәлештә эш алып барыла.
Кешеләр үзләренең туганнары - сугыш ветераннары фоторәсемен, мәгълүматны “Мои документы” офисларына китерә. Белешмә реестрга теркәлә, ә 9 май - Җиңү көнендә “Үлемсез полк” йөрешендә катнашу өчен сугыш ветеранының зурайтылган фоторәсемен МФЦ бушлай ясатып бирә. Сугыш ветераны фоторәсемен һәм аның турындагы мәгълүматны МФЦга электрон рәвештә дә җибәрергә була. Адрес: mfc-kazan@yandex.ru һәм Вконтакте битендә vk.com/16mfc.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар