16+

Лена Шагыйрьҗан Күлле Киме зиратында җирләнде

Татарстан башкаласында хастаханәдә кичә вафат булган Татарстанның халык шагыйре, республиканың Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты Лена Шакирҗанова (әдәби тәхәллүсе - Шагыйрьҗан) белән кичә Казанда узган хушлашудан соң, мәрхүмәнең җәсәде өйлә намазы тәмамланып килгәндә, аның балачагы, яшьлек еллары узган Күлле Киме авылына кайтты, дип хәбәр итә "Әтнә таңы" газетасы.

Җеназада Әтнә районы район хакимияте, мәдәният бүлеге, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте филиалы "Әтнә таңы" газетасы, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры, Күлле Киме авыл җирлеге һәм "Дусым" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте вәкилләре катнашты.

Мәрхүмәне Татарстанның халык артистлары - туганы Луара Шакирҗанова, Искәндәр Биктаһиров, Илдус Әхмәтҗанов һәм башкалар озата кайтканнар. Казаннан кайткан Рәис хәзрәт: "Мәрхүмә белән хушлашырга килгән шуның кадәр халык булуга сокланам. Дөрестән дә, ул моңа лаек зат", - дип билгеләп үтте.

Лена Шагыйрьҗанның дусты, сердәшчесе, озак еллар Күлле Киме мәктәбендәге Сибгат Хәким музеен җитәкләгән Луиза Шәмсиева аны үз сүзен сүз итә белгән арыслан белән тиңләде; оста, гаярь, булдыклы авылдашына мәдхия укыды.
Күлле Киме мәчете имамы Галимҗан хәзрәт әйтмешли, монда әйтергә теләүчеләр күп булса да, ислам динендә, беренче чиратта, җеназа уку һәм тиешенчә җирләү вәҗеб...

Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова Күлле Киме зиратында җир куенына иңдерелде, диелә Әтнә районы газетасы хәбәрендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading