16+

Ленин өлгерде, ә Сәйдаш белән Сәед-Галиев чиратта тора

Казанның Авиатөзелеш районында Ленин исемендәге мәдәният-күңел ачу комплексы кабат эшли башлады.

Казанның Авиатөзелеш районында Ленин исемендәге мәдәният-күңел ачу комплексы кабат эшли башлады.

Ленин исемендәге мәдәният сарае 1961 елны файдалануга тапшырылган. Шул дәвер эчендә бина шактый таушала төшкән иде.

– Республика бюджетыннан бирелгән 349 миллион сумга капиталь ремонт үткәрелде. Ленин исемендәге мәдәният-күңел ачу комплексында тәүге муниципаль кинотеатр һәм 800 урынлы концерт залы булдырылды. Төзекләндерүләр әле бара, ләкин, комплекс инде үз эшчәнлеген башлады, – диде шәһәр башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов кичә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Әлеге мәдәният сараендә ике мең кеше иҗат һәм спорт түгәрәкләрендә шөгыльләнә. Төзекләндерелгән мәдәният сараен караганда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балаларны иҗат түгәрәкләренә актив җәлеп итәргә чакырган, әлбәттә, өлкән яшьтәгеләр иҗат коллективлары да үзләрен күрсәтә алсын, дигән.

Урицкий исемендәге паркта урнашкан “Московский” мәдәният сараендагы (элеккеге Урицкий мәдәният йорты) төзекләндерү эшләре ахырына якынлашып килә.

– Зал сталин ампиры, ә урындыклар белән сәхнә хайтек стилендә ясала. Бу мәдәният сарае – экспериминталь иҗат мәйданы сыйфатында күзаллана. Паркта җәмәгать туклануы челтәре эшләячәк, – диде Азат Абзалов.

Казанда 15 муниципаль мәдәният сарае исәпләнә. Мәдәният сарайларында эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 25 мең 600 сум.
Узган ел “Тормышны яратучылар” (“Жизнелюб”) клубларына 40 мең кеше йөргән. Өлкән яшьтәгеләр әлеге клубларда иҗат һәм спорт түгәрәкләрендә бушлай шөгыльләнә. Сәламәт яшәү рәвеше, бакчачылык һәм башка темаларга лекцияләр укыла.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин мәдәният йортлары эшчәнлеге мәсьәләсендә үзенең фикерләре белән уртаклашты.
– Узган ел Отары бистәсендә мәдәният йорты сафка бастырылды. Ихтыяҗ бар, янәшә-тирәдәге бистәләрдә яшәүчеләр дә килә Отары мәдәният йортына. Быел Сәйдаш исемендәге мәдәният сарае, Сәед-Галиев исемендәге мәдәният сарае, шулай ук Юдино бистәсендәге тимерюлчылар мәдәният сарае капиталь төзекләндерелә, – диде Денис Калинкин.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading