16+

Леонид Слуцкий балалар белән эшләп алды

Слуцкий булачак спортчылар өчен күрсәтмә күнегүләр үткәрде һәм футболда зур нәтиҗәләргә ирешү турында сөйләде.

Леонид Слуцкий балалар белән эшләп алды

Слуцкий булачак спортчылар өчен күрсәтмә күнегүләр үткәрде һәм футболда зур нәтиҗәләргә ирешү турында сөйләде.

8 сентябрьдә «Казан-Экспо» күргәзмәләр үзәгендә «Спорт дөньясы» фестивале башланды. Анда футбол буенча Россия җыелма командасының элеккеге баш тренеры Леонид Слуцкий булды. Бирегә Россия спорт министры урынбасары Одес Байсултанов та килде.

Слуцкий булачак спортчылар өчен күрсәтмә күнегүләр үткәрде һәм футболда зур нәтиҗәләргә ирешү турында сөйләде, дип хәбәр итте оештыручылар.

Фестивальнең «Вконтакте» төркемендә хәбәр итүләренчә, фигуристлар Алексей Ягудин һәм Татьяна Тотьмянина, бокс һәм тай боксы буенча дөнья чемпионы Григорий Дрозд, футболчы Евгений Ловчев, җиңел атлет Татьяна Лебедева, паралимпияче Алексей Ашапатов казанлылар өчен мастер-класслар һәм автограф-сессияләр үткәрәчәк.

«Фестивальдә спортның утыздан артык төре тәкъдим ителде. Без һәр катнашучының төрле активлыкта катнашуын һәм спортның туры килә торган төрен сайлап алуын телибез», — дип сөйләде «Спорт дөньясы» фестиваленең оештыру комитеты рәисе Артем Браславский.

«Казан-Экспо» территориясендә «Россия — спорт державасы» форумы кысаларында «Спорт дөньясы — 2021» фестивале 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Күргәзмәләр үзәге мәйданчыгыөч көнгә чын спорт бәйрәменә әвереләчәк. Кунакларны спорт йолдызлары белән очрашу, спорт дуэльләре, лекторий һәм күргәзмә, VR-аттракционнар һәм хоккей ярышлары көтә.

Павильонда барлыгы алтмыштан артык интерактив мәйданчык тәкъдим ителгән. Чараның онлайн-трансляциясен (https://vk.com/mirsportafest) карарга мөмкин.

«Спорт дөньясы» фестивале Россия Спорт министрлыгы, Россия Олимпия комитеты һәм Туризм буенча федераль агентлык ярдәмендә уздырыла. Чарага керү бушлай, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading