16+

«Сайлауларга барам»

Республикада «Татарстанны яратам! Сайлауларга барам!» марафоны дәвам итә.

«Сайлауларга барам»

Республикада «Татарстанны яратам! Сайлауларга барам!» марафоны дәвам итә.

Аның максаты һәр кешегә сайлауларда катнашуның мөһимлеген күрсәтү. Бүген марафон кысаларында "Иҗади яшьләр академиясе" активистлары КФУ студентлары белән аралашты.

Активистлар һәр кешегә символик билге төшерелгән үзе ябыша торган кәгазь таратты. Аны шунда ук Татарстан картасына туган районыңны билгеләп ябыштырып була иде. Студентлар һәм университет территориясендәге халык сайлауларга бәйле кызыклы язмалар белән фотога да төште.

Югары журналистика институты директоры, танылган тележурналист Леонид Толчинскийга шулай «Сайлауларга кызым белән барам», «Сайлаудан соң кырынам» дигән кызыклы язулар тоттырдылар.

- Беренче язу дөреслеккә туры килә, чыннан да, сайлауга үз кызым белән барам. Моны оештыручы яшьләр мактауга лаек. Безнең илдә халык хакимият чыганагы. Сайлау көне - халыкның ил киләчәгенә битараф булмавын күрсәтә, - диде Леонид Толчинский.

- Социаль челтәрләргә инде 300 фотография урнаштырдылар. Шунысы шатландыра, акциядә яшьләр генә түгел, олы буын вәкиле дә бик теләп катнаша. Без сайлауларның мөһим булуын аңлатасы килү максатыннан оештырабыз бу чараларны, - диде хәрәкәт активисты Мария Крюкова.

Фотоларны #люблютатарсанидунавыборы, #татарстанныяратамсайлаугабарам һәм #яидунавыборы #минсайлаугабарам хэштеглары аша табып була. Мондый чаралар Татарстан шәһәрләренең төп урамнарында узачак. Активистлар 18 сентябрь көнне республика яшьләре үз фикерен белдерер дип ышанып кала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading