16+

Леонид Якубовичның кызы әтисенә нигә үпкәләгән?

Леонид Якубовичның 20 яшьлек кызы Варвара Видо киләсе елга МГИМОның халыкара мөнәсәбәтләр факультетын тәмамамлый. Ә күптән түгел ул ТАСС агентлыгына эшкә урнашкан.

Леонид Якубовичның 20 яшьлек кызы Варвара Видо киләсе елга МГИМОның халыкара мөнәсәбәтләр факультетын тәмамамлый. Ә күптән түгел ул ТАСС агентлыгына эшкә урнашкан.

– Быел монда эләгү бик авыр булды, бары 10 гына студентны алдылар, -  дигән Варвара "Стархит" басмасына. Хәзер ул хәбәрләр язарга өйрәнә, әлегә тәҗрибәсе булмаган кызның хәбәрләрен бастырмыйлар икән. Танылган телевидение алып баручысының кызы әтисе ярдәменә таянырга җыенмый, ә үз көченә генә өметләнә. "Әти миңа күп киңәш бирде инде. Аның ярдәмендә үзем теләмәгән җирдә укыйм, вакытны кире кайтарып булса, документларны журналистикага тапшырыр идем, - дигән. Телевидениене сайламавының сәбәбен, андагы атмосфераны ошатмавыннан, дип белдергән.

Леонид Якубович бик мөләем һәм шат күренсә дә, балаларын кырыс тәрбияләгән,  кечкенәдән мөстәкыйль һәм җаваплы булырга өйрәткән.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading