Татарстанның атказанган артисты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле биючесе, Әлфис Кыямовның кызы Айгөл Кыямова икенче тапкыр әни булырга җыена.
Бу хакта Айгөл бүген - үзенең туган көнендә хәбәр итте. Айгөлгә бүген 35 яшь тулды. "Әти-әнигә рәхмәт, Аллаһы Тәгаләгә бүгенге көнем, иң зур бүләгем өчен рәхмәтлемен", - дип язган Айгөл.
Билгеле булганча, Айгөл тормыш иптәше, шулай ук ансамбль биючесе, Татарстанның атказанган артисты Раил Ганиев белән Ралинә исемле кыз үстерәләр. Айгөлне туган көне белән чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек, гаилә бәхете, зур шатлыклар телибез!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар