16+

Әлфия Авзалова турында инглиз телендә китап тәкъдим итәләр

Казанда инглиз телендә нәшер ителгән «Alfiya Avzalova» китабын әдәби-музыкаль призентацияләү булачак. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Әлфия Авзалова турында инглиз телендә китап тәкъдим итәләр

Казанда инглиз телендә нәшер ителгән «Alfiya Avzalova» китабын әдәби-музыкаль призентацияләү булачак. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

208 биттән торган басма өч өлештән тора. Беренче өлеш – ул җырчының 1995 елда аерым китап булып басылып чыккан истәлекләре; икенче өлеш – иҗат сөючеләрнең истәлекләре; өченче өлеше – фотогалерея (күп кенә фотосурәтләр беренче тапкыр бастырыла).

Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды хәбәр иткәнчә, нәшер ителгән китапны, халык җырчысының иҗади мирасын саклау һәм үстерү максатларында, уку йортларына бушлай тапшыру планлаштырыла.

Әлфия Авзалова татар халык җырларын башкаруга нигез салучы булып тора. Җырчы беренчеләрдән булып республикада төрле жанр артистлары кергән эстрада ансамблен булдырган һәм үзенең гастроль эшчәнлеген башлаган. Аның «Дөнья халыклары җырлары» дигән концерт программасы популяр булды – Әлфия Авзалова дөньяның төрле телләрендә җырлар башкарган.

Китап Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланган җырчы истәлеген мәңгеләштерү программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан Мэриясе, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм фонды ярдәмендә басылып чыкты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading