16+

Әлфиянең гәүдәсе табылган... Эзләүләр тукталган

Башкортстанда 42 яшьлек Әлфия Даутованы эзләүдән туктадылар.

Башкортстанда 42 яшьлек Әлфия Даутованы эзләүдән туктадылар.

Бу хакта «Лиза Алерт» волонтерлары хәбәр итте, алар хатынны эзләү белән шөгыльләнгән иде. Әлфия белән нәрсә булганлыгы аныкланмый.

Исегезгә төшерәбез, ул 18 ноябрьдә юкка чыкты – хатын үзенең «Рено» машинасында Абзак авылыннан билгесез юнәлештә киткән. Берничә көннән соң чит ил машинасын Чиләбе өлкәсенең Верхнеуральск шәһәрендә табып алалар.

Урманнан ерак түгел шунда ук Әлфияне эзлиләр, дип хәбәр иткән иде туганы Эльмира. Кызганычка каршы, өметләр акланмады...

Әлфиянең ире һәм балалары калган.

Чыганак: Кызыл таң

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading