16+

Лихачев исемен мәңгеләштерәләр

Татарстанда республиканың элеккеге вице-президенты һәм Татарстан Дәүләт Советының элеккеге рәисе Василий Лихачевның истәлеге мәңгеләштереләчәк. Б

Татарстанда республиканың элеккеге вице-президенты һәм Татарстан Дәүләт Советының элеккеге рәисе Василий Лихачевның истәлеге мәңгеләштереләчәк. Б

у хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

– Хәзер Василий Николаевич турындагы истәлекне нинди формада саклау турындагы мәсьәлә каралачак. Әлбәттә, аның шәхесе һәм республикабыз үсешенә керткән өлешенә нигезләнеп, — диде Лилия Галимова.

Россиядә танылган сәясәтче һәм дипломат, Татарстан Дәүләт Советының элеккеге рәисе Василий Лихачев 8 апрельдә 68 нче яшендә вафат булды. 10 апрельдә Татар филармониясе бинасында гражданлык җеназасы узды.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading