16+

Лилия Галимова: "Президент барлык комментарийларны да укып бара"

Кичә Иннополиста “ТопБлог” дип исемләнгән блогерлар форумы узды.

Лилия Галимова: "Президент барлык комментарийларны да укып бара"

Кичә Иннополиста “ТопБлог” дип исемләнгән блогерлар форумы узды.

Анда Россиянең 47 төбәгеннән 350 катнашучы җыелды. Кунаклар арасында ТР Президенты матбугат сәркатибе Лилия Галимова да бар иде.

Ул Рөстәм Миңнехановның социаль челтәрдә танылган шәхес булуын сөйләде. “Рөстәм Миңнеханов халыкка турыдан-туры бәйле булган карарларны кабул итүдә катнаша, шуңа да ул киң аудиториягә кызыклы. Аның сәхифәсендә комментарийлар бүлеге махсус сүндерелмәгән, барысын да укып бара. Президент халыкның реакциясе белән кызыксына. Бу хакта әйткәнем юк иде, әмма көн саен иртән Президентка социаль челтәрдәге комментарийлар буенча хисап тәкъдим ителә. Проблемалы мөрәҗәгатьләр булса, ул аларны хәл итү өстендә эшли башлый”, - ди Лилия Галимова.

Аның әйтүенчә, Татарстан Президенты халык өчен һәрвакыт ачык. “Әгәр урамда фото төшәргә теләп янына килсәләр, ул кире какмый, бик теләп фотога төшә”, - ди Лилия.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading