16+

Лисичанскига Казаннан гуманитар ярдәм барып җитте

10 ноябрьдә Казаннан җибәрелгән гуманитар ярдәмнең беренче 5 фурасы Лисичанскига килеп җитте.

Лисичанскига Казаннан гуманитар ярдәм барып җитте

10 ноябрьдә Казаннан җибәрелгән гуманитар ярдәмнең беренче 5 фурасы Лисичанскига килеп җитте.

Татарстан шефлыгындагы шәһәрдә яшәүчеләр 100 тонна азык-төлек, гигиена чаралары, кием-салым һәм төзелеш материаллары алды. Лисичанск администрациясе шәһәрне азат иткәннән бирле Казаннан гуманитар ярдәм күләме буенча иң зурысы булуын билгеләп үтте.
«Лисичанск халкы өчен әлеге ярдәмне алу һәм тугандаш халыкның булышуын сизү бик мөһим», - дип хәбәр ителә Лисичанк хакимиятенең Telegram-каналында.

Бер атна эчендә казанлылар 9 мең килограммнан артык он, 1348 кг тушенка, 877 кг карабодай, 1606 пачка подгузник, 2016 кг кер юу порошогы, 920 кг рубероид, медикаментлар һәм башка кирәкле әйберләр җыя алды. Гуманитар ярдәм җыюга 300 ләп кеше һәм 90 предприятие кушылды. Ел ахырына кадәр «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте белән бергә ким дигәндә өч рейс оештыру планлаштырыла.

Искәртеп узабыз, Казанда мобилизацияләнүчеләр, аларның гаиләләре, «Тимер» һәм «Алга» батальоннары хезмәткәрләре һәм Лисичанск халкы өчен гуманитар ярдәм җыю буенча 17 пункт эшләвен дәвам итә. Шәһәрлеләр кирәкле әйберләрне көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр тапшыра ала.

Барлык нокталар да «Игелекле Казан» логотибы белән билгеләнде. Шулай ук казанлылар мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү өчен акча күчерә ала. Моның өчен камераны QR-кодка куярга яки реквизитларны тутырырга кирәк. Түләү максаты – гуманитар ярдәм өчен хәйрия иганәсе.

Моннан тыш, «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасына машиналы волонтерлар һәм хайваннар белән йөрүче ирекле ярдәмчеләр кирәк. Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә булышырга теләүчеләр +7(843)558-74-18 телефоны аша яки шәхсән Сеченов ур., 5 адресы буенча «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы коворкингына мөрәҗәгать итә алалар, дип яза kzn.ru.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading