16+

Литвада гәрәбә мунча барлыкка килгән

Литваның курорт шәһәре саналган Палангада гәрәбә белән эшләнгән мунча ачылган.

Литвада гәрәбә мунча барлыкка килгән

Литваның курорт шәһәре саналган Палангада гәрәбә белән эшләнгән мунча ачылган.

22 квадрат метрлы бүлмәне бизәү өчен 3 тонна кыйммәтле таш кулланылган. Әлеге мунча, матур булудан тыш, сәламәтлек өчен дә файдалы. Билгеле бер температурага кадәр җылытылган таштан гәрәбә кислотасы бүленеп чыга һәм ул матдәләр алмашын яхшырта, моннан тыш тынычландыра һәм стресстан котылырга ярдәм итә. Мунча эчендә 45-48 градус температура. Анда ярты сәгатьтән артык торырга ярамый. Гәрәбәле мунчага керү бәясе – 14 евро.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X