16+

Әлки көрәшчеләре Татарстан беренчелегенең абсолют җиңүчеләре булды

Узган ял көннәрендә Әлки районы Базарлы Матак авылында кече яшьтәге кызлар һәм малайлар арасында билбаулы көрәш буенча Татарстан беренчелеге уздырылды.

Әлки көрәшчеләре Татарстан беренчелегенең абсолют җиңүчеләре булды

Узган ял көннәрендә Әлки районы Базарлы Матак авылында кече яшьтәге кызлар һәм малайлар арасында билбаулы көрәш буенча Татарстан беренчелеге уздырылды.

Бу яшь категориясе буенча республика ярышлары беренче тапкыр гына оештырыла. 12-14 яшьлек көрәшчеләр халыкара җыелма команда резервына эләгү хокукы өчен ирекле һәм классик стильдә бил алышты. Турнирга 22 районнан 286 көрәшче җыелган иде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Билбаулы көрәш федерациясе пресс-хезмәте.

Татарстанның Билбаулы көрәш федерациясе башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин әйтүенчә, кече яшьтәге көрәшчеләр өчен беренче тапкыр мондый турнир уздыру нияте билбаулы көрәш буенча шөгыльләнүчеләрнең саны, спорт төренә карата кызыксыну арту белән барлыкка килгән.



- Бүген республикада билбаулы көрәш белән 15 меңнән артык кеше шөгыльләнә. Татарстанның һәр почмагында спорт секцияләре эшләп килә. Моңа тагын безнең милли гореф-гадәтләр һәм көч алышуның кабатланмас күренеше дә сәбәпче. Узган елда гына да Татарстан көрәшчеләре 35 мәртәбә дөнья чемпионатында мактау баскычына күтәрелде, - дип ассызыклады ул.



Билбаулы көрәш Әлки районында да киң җәелә бара дип белдерде район башлыгы Александр Никошин. Аның сүзләренә караганда, бу кышын гына да районда ике республика күләмендәге беренчелек узачак. Җирлектәге көрәшчеләр дә турнирларда гел әйдәп баралар. Әлеге турнирда ике төр ярыш буенча да келәм хуҗалары җиңүче булуы моңа дәлил.

Җиңүче командалар

Ирекле ысул:

1. Әлки.

2. Алексеевск.

3. Түбән Кама.

Классик ысул:

1 Әлки.

2. Лаеш.

3. Теләче.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading