16+

Әлки районында машина йортка бәреп керә, үлүче бар

Татарстанда җиңел машина йортның кирпеч диварын җимереп бүлмәгә барып кергән.

Әлки районында машина йортка бәреп керә, үлүче бар

Татарстанда җиңел машина йортның кирпеч диварын җимереп бүлмәгә барып кергән.

Һәлакәт урыныннан фотосурәтләрне шаһитлар социаль челтәрләргә урнаштырган.

Базарлы Матак авылында җиңел машина торак йортның кирпеч стенасын җимереп, аның бер бүлмәсенә барып кергән. Бәрелүдән җиңел автомобиль ян ягына ауган.


ТР Эчке Эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, “Лада-Калина” автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, тизлек режимын сакламый һәм транспорт чарасының юлда тоту кагыйдәсен боза. Нәтиҗәдә, торак йортка килеп керә.

1953 елгы машина йөртүче алынган яралардан каза урынында, "ашыгыч ярдәм" машинасы килгәнче, вафат була.
Юл-транспорт һәлакәтенең барлык нечкәлекләре тәгаенләнә.

Фото социаль челтәрләрдән

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading