16+

Әлкидә җиләк җыю ярышы узган

Әлкидә авыл клубы мөдире булып эшләүче Фәния Минһаҗева җиләк җыю ярышы уздырган.

Әлкидә авыл клубы мөдире булып эшләүче Фәния Минһаҗева җиләк җыю ярышы уздырган.

"Җиләкле болын тәме - безнең өйләрдә" дигән үзенчәлекле бәйрәм барышында балалар болында ярыша-ярыша җиләк җыеп, савытларын тутырып кайтканнар. Аннан Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләрне җиләк белән сыйлаганнар. Өлкәннәр каен һәм җир җиләге, җиләк кайнатмасы, бүтән тәм-томнардан авыз иткән. Шулай ук аларга җәйге кием-салым да бүләк иткәннәр. Тиздән Фәния, өлкәннәр соравы буенча, авыл үзешчәннәре белән интернатта концерт куярга җыена.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading