Бу җомгада Әлки районында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин катнашында яңа мәчет ачылды.
Скопировать ссылку
Бу җомгада Әлки районында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин катнашында яңа мәчет ачылды.
Бик матур проект буенча затлы итеп эшләнгән алтын гөмбәзле бу дин йортын бертуган эшмәкәрләр Дамир һәм Альберт Шәйхетдиновлар төзеткән.
Районда игелекле эшләре белән танылган бу эшмәкәрләрнең җитештерү базалары Түбән Әлки авылында. Татар Борнае исә аларның әти-әниләренең туган авылы. Әтиләре Әсхәт ага шушы авыл зиратында җирләнгән.
Мәчетне ачу тантанасында район башлыгы Александр Никошин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, күп башка кунаклар, якташлар, авылдашлар катнашкан.
Комментарийлар