16+

«Өлкәннәр бу чараны бик көтә»

26-30 сентябрьдә Казан ярминкәсендә «Актив озын гомер» дип аталган махсуслашкан күргәзмә узачак. Әлеге уңайдан «Татар-информ" агентлыгында матбугат очрашуы үткәрелде.

«Өлкәннәр бу чараны бик көтә»

26-30 сентябрьдә Казан ярминкәсендә «Актив озын гомер» дип аталган махсуслашкан күргәзмә узачак. Әлеге уңайдан «Татар-информ" агентлыгында матбугат очрашуы үткәрелде.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итүенчә, икенче тапкыр үткәрелә торган чарада өлкәннәр өчен мәдәни-агарту һәм күңел ачу программалары белән беррәттән, һәртөрле мастер-класслар, кул эшләнмәләре, «Туган як тарихы картиналары» фотокүргәзмәсе, бию дәресләре оештырыла, шулай ук фильмнар карау, файдалы лекцияләр тыңлау мөмкинлеге тудырыла. Шунысы да игътибарга лаек: әлеге күргәзмәгә өлкәннәр генә түгел, ә яшьләр дә килә ала.

Болардан кала, күргәзмә кысаларында йөрәк-кан тамырлары, инсульт һәм өлкәннәр өчен хас булган башка авыруларны профилактикалау чаралары турындагы лекцияләр дә укылачак. Биредә авыруларның билгеләре, аларны булдырмый калу юллары, өлкән яшьләрдә аеруча нәрсәгә игътибар итәргә, кан басымын ничек дөрес итеп үлчәргә кирәклеге турында сөйлиячәкләр. Моннан тыш, теләге булган кешеләр офталмологка күренә һәм гриппка каршы прививка ясата да алачак.
Шулай ук "Актив озын гомер" күргәзмәсендә "Алтын көз" социаль программаларның VI республика конкурсына нәтиҗәләр дә ясалачак. Анда өлкәннәргә һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре арасында тернәкләндерү эшләрен иң яхшы оештыручыларны билгеләп узачаклар.

Күргәзмәнең ике көнендә - 26 һәм 27 сентябрьдә сәгать иртәнге 9дан кичке алтыга кадәр (3 нче павильонда) өлкәннәр өчен вакансияләр ярминкәсе дә оештырылачак. Министр сүзләренә караганда, әлеге күргәзмәдә Казанның 32 предприятиесе катнашырга теләк белдергән. Пенсия яшендәге кешеләргә 17 мең вакансия буенча мәгълүмат тәкъдим ителәчәк. Биредә үк эш белән тәэмин итү, хезмәт һәм дәүләт гарантияләре, профессия алуга кагылышлы сорауларга да җавап алырга мөмкин булачак.

Пенсия яшендәге кешеләрнең 22 проценты нинди дә булса эш белән мәшгуль. 55, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр үз белемнәрен башкаларга да өйрәтә, яки яңа төрле һөнәр үзләштерә ала. Узган ел өлкән яшьтәге кешеләргә өстәмә белем бирү программасы кысаларында 167 кеше укытылды. Узган елларда мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итүче өлкәннәр үзләренең мавыгуларына, кызыксынуларына, хоббиларына бәйле генә эшләр сорыйлар иде. Мәсәлән, алар бакчачылык, ландшафт дизайны, рәсем сәнгате белән кызыксынды. Ләкин без хезмәт базарында кирәкле һәм сорау зур булган белгечлекләргә укытабыз. Шуңа күрә аларга ремонт буенча электромонтер һәм электр җиһазларына хезмәт күрсәтү, электр эретеп- ябыштыручы, лифтчы, сакчы, тегүче, кондитер, ЭВМ операторы, бухгалтер, флорист, ландшафт дизайнеры белгечлекләрен алу мөмкинлеге тудырылды. Шулай ук компьютер белеменә дә өйрәттек. Быелның 1 сентябрь мәгълүматлары буенча, мөрәҗәгать итүче 1 017 кешенең 429ын эшкә урнаштырдык. Өлкәннәр күпчелек очракта шәфкать туташы, санитарка, бухгалтер, каравылчы, балалар бакчасында тәрбияче, үлчәп төрүче, сатучы, диспетчер булып эшкә урнаша, - ди Эльмира Зарипова.

"Россия пенсионерлары союзы" оешмасының Татарстан буенча идарәсе рәисе Любовь Мишина әйтүенчә, әлеге күргәзмә ике төп бурычны үти. Аның берсе халыкның өлкәннәргә карата игътибарын арттыру булса, икенчесе пенсионерларга уңай караш формалаштыра.
- Пенсионер - социаль эшчәнлек белән актив шөгыльләнүче кеше. Без, пенсионерлар өчен, вакансияләр ярминкәсе бик кирәк. Өлкәннәр аны аеруча бик көтә һәм эш табуларына өметләнәләр, - ди ул.
Моннан тыш, Любовь Мишина әйтүенчә, өлкән яшьтәгеләр сәламәтлеккә кагылышлы лекцияләрне дә бик теләп тыңлаячак.

- 27 сентябрьдә сәгать 11дә хәтерне югалту буенча лекция укыячаклар. Кызганыч, бу тема матбугат чараларында бик сирәк кузгатыла. Хәтерне саклап калыр өчен нәрсә эшләргә кирәк? Дәвалап булмаслык дәрәҗәгә җиткермәс өчен нинди чаралар күрергә? "Хәтер кабинеты" белгечләре өлкәннәр өчен бик популяр сорауларга җавап бирәчәк. Лекциядән соң тест уздырыла. Әгәр инде шуның нәтиҗәсендә авыруның билгеләре ачыкланса, "Хәтер кабинет"ы мөрәҗәгать итүчене белгечкә юллый. Шул ук көнне сәгать уннан башлап невролог та кабул итә, - дип хәбәр итә ул.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading