1 октябрьдән 10сына кадәр өлкәннәр декадасы дәвам итә. Бу көннәрдә өлкәннәргә аеруча игътибар күрсәтелә.
Бушлай мәдәни чаралар, төрле ташламалы акцияләр дисеңме. Пенсионерлар өчен шашка-шахмат турнирлары, спорт уеннары оештыралар, төрле ваканцияләр, эш урыннары тәкъдим иткән ярминкәләр уза. Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова:
- Бүгенге пенсионерлар бик актив. Аларның өйдә генә утырасылары килми. Укыйлар, заманча технологияләрне үзләштерәләр. Шуны күздә тотып "Казан ярминкә"сендә зур чара үткәрдек. Шәһәренең 29 оешма һәм предприятиесе өлкәннәргә эш тәкъдим итте. Шулай ук юристлар, табиблар киңәшләрен алырга була иде. Ярминкә дүрт көн дәвам итте. Чара яшьләр өчен дә файдалы булды: алар өлкәннәр белән аралашып, тәҗрибә туплады, ди.
Бу айда төрле оешмаларда, мәдәният йортларында очрашулар, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтү кичәләре уза. Шундый чараларның берсе Казанның "Юность" мәдәният сараенда оештырылган иде. Мәдәният йортында Ремар Джураев җитәкчелегендәге татар халык хоры Әтнә районы ветераннары белән очрашты. Ике төрем бер берсенә чыгышларын бүләк иттеләр, истәлекләргә корылган, җыр-биюгә, моңга бай кичә бик җанлы узды.
Өлкәннәр көне уңаеннан чаралар Татарстанның башка районнарында да күңелле уза. Мәсәлән, Саба районының Лесхоз бистәсендә урнашкан Өлкәннәр йортында "Өлкәннәр - Сез тормыш бизәге!" дип исемләнгән хөрмәтләү тантанасы оештырылган иде. Ничек диләр әле, бер күрешү - үзе бер гомер. Өлкәннәр йортындагы әби-бабайларны бәйрәм белән котларга район хакимиятеннән, Лесхоз мәдәният йортыннан,балалар бакчасыннан, мәктәптән, китапханәдән дә хезмәткәрләр килгәннәр иде. Бу чарада сый-хөрмәт, ял концерты, авылның имам хатибы Әхмәд хәзрәттән вәгазьләр, Саба урман хуҗалыгы җитәкчесе Васыйл Гиззатуллиннан матур теләкләр дә булды. Бәйрәмнән һәркем канәгать калды.
Ә менә Кайбыч районының Корноухово авылында "Йәгез әле, әбиләр" бәйгесе уздырганнар. Корноухово мәдәният йорты хезмәткәрләре әйтүенчә, алар һәр елны өлкән буын өчен әзерләнгән бәйрәм чараларын үзенчәлекле итәргә тырышалар. "Әби-бабайларыбызның төпле фикерләрен тыңлау, ихлас рәхмәт сүзләрен ишетү күңелгә әйтеп бетермәслек рухи азык бирә», - диләр. Бу юлы гүзәл дәү әниләрне бәйге кысаларында сынарга булганнар. Әбиләр бер дә югалып калмаган: узыша-узыша такмаклар да башкарганнар, бишек җырларын да искә төшергәннәр, төрле милләт вәкилләренең биюләрен дә башкарганнар, халык медицинасын да барлаганнар, күзләрне бәйләп, рәсем дә ясап күрсәткәннәр. Ахырдан тормыш җанлы, сылу, ягымлы, әйбәт әбиләрнең иң-иңнәрен билгеләгәннәр.
Өлкәннәр өчен чаралар ай буе дәвам итәчәк. 10 октябрьдә алар өчен Казан кирмәне буйлап экскурсия оештырыла. "Мир" кинотеатрында бушлай фильмнар күрсәтеләчәк. Иң мөһиме - өлкәннәргә хөрмәт бәйрәм уңаеннан гына түгел, һәрчак булсын иде.
Өлкәннәр декадасы уңаеннан борчыган сораулар булса, төрле министрлыкларның "кайнар элемтә" телефоннары эшли. 231-20-70 номеры аша Сәламәтлек саклау министрлыгына, 8(917)284-13-41 номеры аша Татарстанның Пенсия фонды бүлегенә, (8-84371) 5-87-42 номеры аша социаль иминиятләштерү бүлегенә шалтыратырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар